Шушы көннәрдә Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә чираттагы ведомствоара рейд үткәрде.
Узган визитлар барышында исәптә торучы гаиләләргә аерым игътибар бирелде. Беренче чиратта, белгечләр балаларның яшәү шартлары тикшерелде. Ата- аналарга психологик, педагогик һәм социаль характерда булган консультацияләр күрсәтелде.