Татарстан өлкән буын гражданнарның мәнфәгатьләрендә эш итү стратегиясен гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

1-2 ноябрьдә Казанда Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре Комитеты һәм социаль сәясәт буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Өлкән буын гражданнарның мәнфәгатьләрендә эш итү стратегиясен гамәлгә ашыру турында. Актив озын гомерлек: төбәк тәҗрибәсе" күчмә утырышы узачак.

Делегация әгъзалары, шул исәптән Россия Федерациясенең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм Россия Федерациясе Пенсия фонды, "Өченче буын университеты"нда дәресләрдә булачак, өлкәннәр һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән затларны өйрәтү эше белән танышачак.

Утырыш кысаларында түбәндәге чаралар оештырылачак: матбугат конференциясе, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл, Парламент үзәгенә экскурсия.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International