Питрәч “Шатлык” приюты карамагындагыларның буш вакыты файдалы һәм күңелле уза

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

«Мәхәббәт һәм изгелек таратып, без тылсымчыга  әйләнәбез»,- дигән мәгънә белән «Шатлык» приютында кечкенә төркем тәрбияләнүчеләре үзләренең тәрбиячеләре Волкова Дилә Ильинична белән «Изгелек иленә сәяхәт» чарасын үткәрделәр.

Чараның максаты– тирәюньдәгеләргә әхлакый-рухи караш тәрбияләү иде.Педагог балаларны Валентина Осееваның «Әби» хикәясең  белән таныштырды, ул шәфкатьлелеккә өйрәтә. Балалар «Әдәпле сүз сайла», «Изге эшләр башкар», «Без синең  белән бер гаилә» дидактик уеннар башкардылар. Чараның нәтиҗәсе, изгелек төшенчәсен тагында ныгытып, изгелек кешенең аергысыз бер сыйфаты икәнен, аңлату булып торды.

“Салават күпере төсләре” (традицион булмаган техника белән рәсем ясау) түгәрәге җитәечесе Тимофеева И.А. кече төркемдә тәрбияләнүче балалар белән бергә приюттагы балаларны һәм өлкәннәрне шатландыруын дәвам итә. Ай буе түгәрәкнең эше туктамады. Бу айда балалар яңа сүрәтләү техникалары белән таныштылар. Боларга – “пластилинография”, “штриховка”, “тукыма белән пичәтләү”, “кечкенә матдәләрне сүрәтләү” техникалары керә. Балалар башта рәсемнәрне карандаш һәм пумала белән ясамауларын аңлагач бик гаҗәпләнделәр, ләкин бу техника аларның сәләтләрен һәм күзаллауларын үстерүгә бик нык ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International