“Гаилә” клубы кысаларында “Балаларны җенеси тәрбияләү” дип аталган ата-аналар җыелышы

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

Питрәч районы “Шатлык” приютында “Гаилә” клубы кысаларында “Балаларны җенеси тәрбияләү” дип аталган ата-аналар җыелышы уздырылды.

Бу чараның төп максаты олыларның усеп килүче буынга дөрес җенеси тәрбияләү бирүнең әһәмиятен аңлату торды. Белгечләр ата-аналар үзләре балалары очен ачык мисал булып торуларын ассызыклады һәм бу кечкенәдән бирелгән үрнәк балаларның киләчәк гаилә тормышына зур йогынты ясаячагын аңлаттылар. Бу җыелышта шулай ук яшьләрнең иртә өлгерү, иртә көмәнгә узу һәм бала тошерү, җенес юлы белән бирелә торган авырулар проблемалары да кузгалтылды. Ата-аналар кызыксыну белән белгечләрнең киңәшлңрен тынладылар һәм бу тема буенча фикер алышуда актив катнаштылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International