Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында арт-терапия социаль технологиясе кысаларында көзге бал оештырылды.
Чара барышында кызыклы конкурслар җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Социаль эшләр буенча белгеч Ландыш Фәттахова сөйләвенчә, барлык уеннар һәм конкурслар көзге тема белән бәйле иде.