Татарстан башкаласы һәм моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3650 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 125 кешегә азрак.

Шулай ук, Яр Чаллы, Алабуга һәм Чистайда эшсезләр саны кимегән.

Моның белән беррәтән, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Кама Аланында рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 997, 427 һәм 327 эшсез граждан теркәлгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International