Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56% күрсәткечен тәшкил итте

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 31 нче октябрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11 452 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 257 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56% күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 39 590гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 5536 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,29 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 602 кеше эшсез дип танылган, шуларның 548е – моңа кадәр хезмәт куйган. 63 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International