Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Шулай итеп, Әлмәт районы «Стройкомплекс» ҖЧҖ 31 хезмәткәренә 350 мең сум күләмендә өлешчә хезмәт хакы бурычын кайтарды.
Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.