"Веста" үзәгендә хезмәт тернәкләндерү кабинетының чираттагы дәресе узды

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

2016-2017 елларда Татарстан Республикасында социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ булган балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү нәтиҗәле практикалар Комплексын үстерү чараларын тормышка ашыру кысаларында "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хезмәт тернәкләндерү кабинетының "Садоводство" темасына чираттагы дәресе узды.

Дәрес башында үзәк белгечләре катнашучыларга агачларны ничек сакларга, көзен тиешленчә төрле корткычлардан саклау ысуллары турында сөйләде.

Аннан соң балаларны агач агарту препаратлары белән таныштырдылар. Дәрсенең гамәли өлешендә катнашучылар үзәк территориясендәге агачларны агартып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International