"Веста" үзәге хезмәттәшлеккә волонтерларны җәлеп итә

2017 елның 3 ноябре, җомга

"Лестница мастерства" социаль технологиясе кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова студент-волонтерлар белән очрашу үткәрде.

Катнашучылар арасында психологик яктан уңайлы атмосфера булдыру өчен тренинг күнегүләр үткәрелде. Аннан соң волонтерлар өчен үзәк буенча экскурсия оештырылды.

Ахырда социаль педагог рефлексия үткәрде, аның барышында волонтерлар үткәрелгән чара турында фикерләр белән уртаклашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International