"Шәфкать" үзәгендә спартакиада узды

2017 елның 3 ноябре, җомга

Шушы көннәрдә Кукмара "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар арасында дартс һәм ату буенча спартакиада узды.

Балалар ярышларда актив катнашты. Үзәк белгечләре сөйләвенчә, үз көчен төрле спорт төрендә сынап карарга теләүчеләр күп иде.

Чара ахырында җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды.

Барлык балалар да бүләкләр алды, ә җиңүчеләргә тагын мактау кәгазьләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International