Питрәч социаль приютында Халыклар Бердәмлеге Көненә багышланган бәйрәм чарасы

2017 елның 6 ноябре, дүшәмбе

4 ноябрьдә бөтен Россия Халыклар Бердәмлеге Көнен билгеләп үтә. Ватан һәм Бердәмлек. Бу бәйрәм мәгънәсенә тирән нигез салынган. Россия күп тапкыр  сынауларга, авыр вакытлар кичерергә дучар булды. Без тарих дәресен онытырга тиеш түгел: Россия бердәм булганда гына көчле! Нәкъ менә шуңа күрә илебездә мондый әһәмиятле – Халыклар Бердәмлеге Көне бәйрәме бар. Бу - Россиянең барлык халыкларының патриотлык һәм бердәмлек бәйрәме.

2017 елның 3 ноябрендә "Шатлык" приютында Халыклар Бердәмлеге Көненә багышланган "Россия – ул без!" бәйрәм чарасы булып узды. Балалар социаль педагог Екатерина Карнаухова җитәкчелегендә бәйрәм концерты әзерләгәннәр иде. Балалар белән төрле кызыклы уеннар, конкурслар һәм викториналар үткәрелде. Алар шигырьләр, җырлар, биюләр әзерләгәннәр. Бәйрәм «Без канатларны җәябез» җыры белән тәмамланды. Бәйрәм күтәренке кәефтә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International