2 нче ноябрь көнне “ Шатлык” приютында тәрбияләнүче балалар Казанга, Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеренария академиясына барды.
Биредә ветеринария академиясе студентлары һәм укытучылары оештырган 10 нчы “Халыклар дуслыгы көне “ фестевалендә кунак булу мөмкинлеге туды. Фестивальда төрле илләрдән килеп, Казанның КДВМА, КФУ, КДЭУ, КМТТУ, КДКИ, КИУ (ИЭУП) югары йортларында белем алучы студентлар катнашты. Балалар төрле халыкларның культурасы белән танышты. Кузаллап кына Бразилияда, Германияда, Италияда, Нигерияда, Японияда, Узбәкстанда, , Әрмәнстанда, Чувашстанда булып кайтты. Пофессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясаучы студентларга карап чын күнелдән сокланып утырды.