Балигъ булмаганнар арасында җәбер-золым кисәтү буенча эш кысаларында "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр өчен дәрес үткәрде.
Чараның максаты – балигъ булмаганнарга бөтендөнья челтәре куркынычлыгы турында мәгълүмат җиткерү.
Дәрес башында психолог Кимберли Янг методикасы ярдәмендә тест үткәрде.
Нәтиҗәдә 17% яшүсмернең реаль һәм виртуаль дөньяда вакыт бүлү белән проблемасы бар.
Ахырда барлык катнашучыларга да "Игътибар - интернет! Куркыныч" дигән белешмәлекләр таратылды.