Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре патриотик тәрбия бирү нәтиҗәле методикасы хакында фикер алыштылар

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә Нурлат муниципаль районы халыклар Дуслыгы Йорты базасында “Гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә патриотик тәрбия бирү нәтиҗәле методикасы” Республикакүләм семинары узды.

Чарада социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф бүлеге, мәдәният бүлеге, "Форпост" үзәге, "Легенда" хәрби-патриотик клубы вәкилләре катнашты.

Семинарның гамәли өлешендә мастер-класслар, квест-уены үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International