Бөгелмә электр насослары заводы 34 буш эш урыны тәкъдим итте

2017 елның 10 ноябре, җомга

Кичә "Бөгелмә электр насослары заводы" ААҖ территориясендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Барлыгы, эш бирүче 34 вакансия тәкъдим итте, алар арасында инженер, инженер-технолог, инженер-программист, инженер-конструктор, токарь, ЧПУ станоклар операторы, фрезеровщик, кран машинисты, слесарь-ремонтчы, земледел, маляр һәм башкалар.

Чарага 67 бөгелмәлеле килде, алга таба эшкә урнаштыру өчен 23 юнәлеш бирелде, 19 кандидатура карау стадиясендә, 8 кеше яңадан укыту узарга әзер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International