Түбән Камада инвалидларны социальләштерү һәм эшкә урнаштыру хакында фикер алыштылар

2017 елның 10 ноябре, җомга

Кичә, 9 ноябрьдә, Түбән Кама шәһәр советы социаль сәясәт буенча даими комиссиясенең утырышы узды.

Спикерлар ролендә социаль яклау министрлыгының социаль яклау идарәсе башлыгы Голсирин Ямалеева, сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова, ТР буенча РФ социаль иминиятләштерү Фондының №11 җирле бүлеге филиалы директоры Наталья Тарасова һәм Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазифаларын башкаручы Ирина Герасименкова чыгыш ясады.

Чара барышында инвалидларны тернәкләндерү, санатор-курорт дәвалау, инвалидларны социальләштерү һәм эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International