Кичә Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга мигрантларның социаль яраклашуына юнәлдерелгән курслар үткәрү буенча чаралар гамәлгә ашыруга субсидия аларга гаризалар кабул итү башланды. Әлеге субсидия “2014-2020 елларга Татарстан халкын эш белән тәэмин итүдә ярдәм итү" Дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында бирелә.
Заявка формасын һәм аңа теркәлгән документларны Министрлыкның рәсми сайтында тиешле бүлекчәсендә карарга була. Гаризалар һәм документлар кабул итү 2017 елның 28 нче ноябрендә тәмамлана.
Өстәмә мәгълүматны 8 (843) 5572181 телефоны буенча белергә була.