"Шәфкать" үзәге психологы һөнәри юнәлеш бирү юнәлешендәге чара оештырды

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

"Жизнь прекрасна!" программасын тормышка ашыру кысаларында “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ләйсән Насыйрова Князев урта гомуми белем бирү мәктәбе 8 нче сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче әңгәмә үткәрде.

Чарада барлыгы төрле категория гаиләләрдән 20 балигъ булмаган бала катнашты.

Чара балигъ булмаганнарда хезмәткә аңлы рәвештә мөнәсәбәт, мөстәкыйль рәвештә һөнәр сайларга өйрәтүгә юнәлдерелгән иде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International