Татарстан башкаласы һәм моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3672 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 36 кешегә азрак.

Шулай ук, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Кама Аланы, Чистай һәм Менделеевскта эшсезләр саны кимегән.

Моның белән беррәтән, Түбән Кама һәм Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1026 һәм 306 эшсез граждан теркәлгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International