Министр урынбасары Наталья Бутаева "АиФ" атналык газетасы укучыларының сорауларына җавап бирде

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген "АиФ-Казан" редакциясендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева белән туры линия узды.

Министр урынбасары инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен субсидияләр исәпләү, пенсионерларга юлда йөрү өчен ташламалар, коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр һәм башка сорауларга җавап бирде. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге пенсионерларга һәм инвалидларга матди ярдәм күрсәтү белән бәйле иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International