Яр Чаллыда вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар

2017 елның 17 ноябре, җомга

Мәшгульлек үзәге белгечләре 2017 елның 16 ноябрендә буш эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Аның эшендә мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар белән беррәттән, эш табарга теләгән шәһәрдәшләр дә катнашты.

Чараның максаты – шәһәрдәшләрегә эш табырга булышу, вакантлы эш урыннары турында мәгълүмат алуны киңәйтү һәм аның сыйфатын арттыру, куллану мөмкинчелеген киңәйтү.

Ярминкәнең эшендә шәһәрнең 15 оешмасыннан кадлар бүлеге белгечләре катнашты: ҖЧҖ “КАМАЗ-Энерго”, ПАҖ КАМАЗ “Пресс-рам заводы”, ПАҖ КАМАЗ “Логистик үзәге”, ПАҖ КАМАЗ “Кою заводы”, ҖЧҖ “Автозапчасть КАМАЗ”, ҖЧҖ “Промжелдотранс-Сервис” һәм башкалар.

Барлыгы эш бирүчеләр 216 вакантлы эш урыны тәкъдим иттеләр: хәрәкәт куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча әйдәп баручы инженер, хезмәтне оештыру һәм хезмәт хакы буенча инженер, инженер-сынаучы, инженер-конструктор, инженер-технолог, электрон-исәпләү машиналары, участок мастеры, төяү җайланмасын йөртүче, юл монтеры, стропальщик, сверловщик, термист, шлифовщик, буяучы, келәтче, газ белән кисүче, аккумуляторщик, җыючы-төргәкләүче, идарә итү посты операторы, механик җыю слесаре, металл коючы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һәм башкалар.

Моннан тыш килүчеләргә Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең вакантлы эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде, ярминкә үтү вакытына анда барлыгы 5800 эш урыны теркәлгән иде.

Ярминкәгә 216 кеше килде, шуның 34нә ярминкәдә катнашкан оешмаларның вакантлы урыннарына юллама бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International