13-22 ноябрь көннәрендә Биектау муниципаль районы территориясендә "Россия Балалары-2017" ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясенең икенче этабы үткәреләчәк.
Аның төп максатлары һәм бурычлары булып балигъ булмаган балалар арасында наркоманиянең таралуын кисәтү, максатчан оператив һәм профилактик чаралар үткәрү тора.
Икенче этап барышында Биектау "Өмет" үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча чаралар үткәрү планлаштырыла.