Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Мобиль бригадасы Кукмарада яшәүче 3 төркем инвалиды Сания Гусманова янына барды. 15 ноябрь көнне аңа 80 яшь тулды.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Алсу Дамир кызы истәлекле бүләк тапшырды һәм озын бәхетле тормыш теләде, белгеч Расих Рафагатовна социаль мәсьәләләр буенча консультация күрсәтте.
2015 елның 1 мартыннан Сания Госманова "Тылсым" үзәге карамагында тора.