Тәмәке тартудан баш тарту көне кысаларында "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагылар 3 нче мәктәпнең волонтерлары белән берлектә шәһәр урамнарында "Тәмәке тарту модалы түгел" дигән флешмоб оештырдылар.
Чара тәмәке тартудан баш тартуга юнәлдерелгән иде. Балалар барлык шәһәрлеләргә сәламәтлек һәм ихтыяр көче теләделәр.