Кама Тамагы "Богородский рай" үзәге "Россия Балалары-2017" оператив-профилактик операциясенә кушылды

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

"Россия Балалары-2017" ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операция кысаларында Кама Тамагы "Богородский рай" гаилә һәм балаларга комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагогы Алия Айсина балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән социаль-профилактик тренинг үткәрде.

Чараның төп максаты булып проблемалы ситуацияләрдә үзеңне ышанычлы тоту күнекмәләрен булдыру торды.

Әлеге методика баланың рәсем материалы белән үзара хезмәттәшлек методикасына төзелде.

Чара ахырында балаларга белешмәлекләр таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International