Казанлылар вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакырыла

2017 елның 17 ноябре, җомга

Иртәгә, 18 ноябрьдә, Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк. Аның эшендә 20дән артык шәһәр предприятиеләре кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашачак. Алар арасында «Авиастроительная корпорация «Русич» ЯАҖ, ПАО «Ростелеком», «КазХимНИИ» АҖ, АНО ДПО «Учебно-кадровый центр «Перспектива-Казань» һәм башкалар. Барлыгы эш бирүчеләр 456 вакансия тәкъдим итәчәк.

Эш эзләүчеләр халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләреннән кагылышлы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, дәүләт гарантиялђре, эшкә урнаштыруда ярдәм итү, һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча консультация алачак.

Чара “Южный” сәүдә-күңел ачу үзәгенең территориясендә, 11.00 дән 15.30кә кадәр (2 нче кат, балалар мәйданчыгы янәшәсендә) узачак. Барлык хезмәтләр бушлай бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International