Әлмәтнең 12 предприятие һәм оешмасы вакантлы эш урыннары ярминкәсендә катнашты

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

2017 елның 17 ноябрендә Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.

Чарада 12 предприятие һәм оешмаларның кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты: «СервисКомплект» ҖЧҖ, «Альметьевское ПОПАТ» АҖ; «Татнефть – АЗС Центр» ҖЧҖ; Филиал "АКИБАНК" (ПАО) в г.Альметьевск; «Экосервис» АҖ; «УПТЖ для ППД» ҖЧҖ; «Кулинар» ҖЧҖ; «ТатАСУ» ҖЧҖ; «ТатАвтоматизация» ҖЧҖ; «Либерти» ҖЧҖ Ижевск ш.

Килүчеләргә электромонтер, автомобиль йөртүче, слесарь, кече тәрбияче, педагог-психолог һәм башка белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде.

Әлеге чарага 78 кеше килде, 1 кеше вакантлы урынга чакыру алды, 8е өйрәтү курслары үтәргә теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International