Апас районында наркотикларга каршы чара уздырылды

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

"Россия Балалары" ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциянең икенче этап кысаларында Апас "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балигъ булмаганнар эше буенча инспекторы белән берлектә "Явызлыкны пропагандалау" дип исемләнгән чара үткәрде.

Аның максаты булып яшүсмерләрдә наркотик матдәләр куллануга тискәре караш формалаштыру торды.

"Рассвет" үзәге психологы Ләйсән Гайфутдинова сөйләвенчә, очрашу вакытында балигъ булмаганнар белән төрле сораулар каралды. Моннан тыш, яшүсмерләр арасында сораштыру үткәрелгән һәм мәгълүмати буклетлар өләшенгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International