Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эшкә урнаштыру бүлеге башлыгы Ольга Лаптева 9-нчы номерлы Зәй мәктәбендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен хокукый тәрбияләү буенча дәрес үткәрде.
Чара кысаларында яшүсмерләр Россия Федерациясенең “Халыкны эш белән тәэмин итү" Законы статьялары, РФ Хезмәт Кодексы белән таныштылар. Аерым игътибар 14 яшьтән 18 яшькә кадәр балигъ булмаган гражданнарны укудан буш вакытта эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте оештыру мәсьәләсенә бирелде.