Биектау районында гомер итүчегә 95 яшь тулды

2017 елның 17 ноябре, җомга

Бүген Биектау районы Мемдель авылында гомер итүче, тыл хезмәтчәне Динаида Уразманова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 2015 елның 7 декабреннән ул "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тора, аның артыннан социаль хезмәткәр Люция Хәсәнова карый.

Юбилярны котларга Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова килде. Алар ханымга сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International