Арча “Өмет чаткысы” үзәге карамагындагылар өчен һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырылды

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар “АрскПласт” оешмасында экскурсиядә булдылар.

Аларны оешма җитәкчесе урынбасары Зиятдинов Рашит Сабирович каршы алды. Иң беренче чиратта ул балаларга цехларда үз-үзеңне тоту буенча куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты. Аннары пластик тәрәзәләр нинди технология буенча һәм нинди станокларда әзерләнүен, профильне үлчәү, пыяла цехы, әзер продукция цехлары белән таныштырды. Шулай ук, заказлар буенча эшләп килүче мебель цехы да балаларда кызыксыну уятты. Цехларда санаулы гына кешеләр эшли, Рашит Сабирович балаларга барысын да кызыклы итеп аңлатты, сорауларга җавап бирде. Бу экскурсия балаларга бик ошады. Аларда тырышлык, эш сөючәнлек, сабырлык кебек сыйфатлар тәрбияләүдә мондый очрашулар зур роль уйный.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International