"Россия Балалары" операциясенең икенче этабын үткәрү кысаларында Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаиләдә конфликт булган балалар арасында "Сәламәтлек иленә сәяхәт" дигән чара үткәрелде.
Чараның максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәламәт яшәү рәвеше культурасын тәрбияләү торды.
Очрашу барышында балалар яшелчә, җиләк-җимешләр турында белде, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерде.