Кичә Лаеш район китапханәсе хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагыларны "Китап дөньясы" белән таныштырды.
Нинди китаплар була: акыллы, популяр, балалар өчен, картинкалар белән һәм башка – бу хакта Ирина Фәйзуллина сөйләде. Балалар өчен китаплар тарихы турында фильм күрсәтелде.
Әлеге чара Инвалидлар Декадасы һәм "Сенсор бүлмәсендә уку залы" социаль проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.