Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Шулай итеп, Яр Чаллы шәһәре “Сфера-Трейдинг” ҖЧҖ 56 хезмәткәренә 534,8 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды. Шулай ук, Түбән Кама «СпецСтройМонтаж» ҖЧҖ 2 хезмәткәренә 41,2 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын түләде.
Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.