“Өмет чаткысы” үзәгендә тәрбияләнүчеләр түбәтәй тегү ысулы белән танышты

2017 елның 15 декабре, җомга

Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Арча түбәтәе”проектын тормышка ашыру кысаларында татар милли орнаментлары белән таныштыру, аларның мәгънәләре, кулланышы, тарихы турында шөгыльләр үткәрелә. 

Балалар бу дәресләрдә орнаментлардан аппликацияләр, сувенир түбәтәйләр эшлиләр. Мондый шөгыльләр аларның иҗади сәләтләрен киңәйтергә,  тормышка сокланырга, шатланырга, дөньяның төрлелеген, гүзәллеген күрергә өйрәтә. Белемнәрен практик тормышта кулланырга, киләчәктә профессия  сайларга  ярдәм итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International