Агымдагы елның 10 аенда Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Мобиль офисы 34 выезд оештырды

2017 елның 15 декабре, җомга

Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре яшьләр белән һөнәри юнәлеш бирү эшләре алып баруга зур әһәмият бирә. Агымдагы ел дәвамында ай саен Мобиль офис район һәм шәһәр мәктәпләренә барды.

2017 елның 10 аенда 34 выезд оештырылды, шуларның 4се Ютазы районына. Барлыгы ел башыннан хезмәт 491 гражданга күрсәтелгән, шул исәптән 430 шәһәр һәм район укучыларына.

Моннан тыш, 2017 елда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 3 нче күзәтү изоляторына 2 выезд оештырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International