"Шәфкать" үзәгендә тернәкләнүчеләрнең ата-аналарына балаларының виртуаль тормышын контрольдә тотарга кушты

2017 елның 15 декабре, җомга

Кичә Кукмара «Шәфкатье» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү курсы узучы инвалид балалар һәм аларның ата-аналары белән балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча әйдәүче белгечләр белән очрашты.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклау, социаль челтәрләрдә куркынычсызлык, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау, «Экстремизм, терроризм», янгын куркынычсызлыгы темалары буенча әңгәмә үткәрде.

Балаларга һәм өлкәннәргә аларның хокуклары һәм бурычлары турында аңлатылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International