Шушы көннәрдә Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр пиццайло һөнәре белән таныштылар.
«Пиццайло гап-гади пешекче түгел,— бу югары дәрәҗәле белгеч, ул пицца турында барысын белә», - дип сөйли тәрбияче Ираида Мадиярова.
Балалар зур кызыксыну белән пицца камырын ясау, аңа нинди эчлек салу төрында белде. Аннары балалар тәмле пицца белән сыйланды.