Яңа ел алдыннан "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өйдә социаль хезмәт алучыларга театрләштерелгән тамаша оештырды.
Хезмәткәрләр 5 ялгыз өлкән гражданнар янына бардылар. Социаль хезмәт алучыларны якынлашып килүче Яңа Ел белән котладылар, истәлекле бәйрәм, позитив кәеф бүләк иттеләр.