Алабуга интернат-йорт карамагындагы балалар Яңа елны көтә

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа елны каршыларга әзерләнәләр. Интернат карамагындагылар хезмәткәрләр белән берлектә интернат һәм аның территориясен гирлянда белән бизәде, елка урнаштырды.

Шулай ук бәйрәм атмосферасын кунаклар да тудыра. Әйтик, узган атнада яңа ел программасы белән Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һәм волонтерлары килде.

Дүшәмбе көнне интернатка 1 нче балалар музыка мәктәбе хезмәткәрләре килде. Кунаклар өлкәннәргә һәм инвалидларга яңа ел кәефе өстәде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International