Дәүләт Думасы депутаты мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм оештыруда ярдәм итте

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

Кыш Бабайдан һәр бала могҗиза көтә. Физик мөмкинлекләре чикле булган сабыйлар Яңа елны аеруча көтеп ала. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өендә кунакта булдылар, аларга төрле тәм – томнар тапшырдылар.

Сабыйларны әлеге бүләкләр белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Нәҗип улы Хәйруллин сөендерде.

Кыш бабай - Ибраһимов Рамис Рифкать улы һәм Кар кызы – Санникова Ангелина Евгеньевна инвалид балаларны Яңа ел тәбрикләделәр. Волонтёрлар биш бала – Адилә Гиззәтуллина, Виктория Чулкова, Арсения Мустафина, Милена Алиева, Ильмира Фәйзрахмановаларның өйләрендә булдылар, аларга кечкенә генә бәйрәм оештырдылар. Күчтәнәчләргә чын күңелдән шатланган балаларын күреп, әти-әниләр дә сөенде. «Сабыйларның самими елмаюыннан үзебезнең дә күңелләргә рәхәтлек иңә», – ди һәр ел саен әлеге игелек чарасында катнашучы волонтерлар. 

Бу көнне волонтёрлар балаларның авыртуларын беразга гына булса да оныттырып тордылар, сабыйларга яхшы кәеф бүләк иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International