"Исток-Башлангыч" үзәге белгечләре яңа ел тамашасы әзерләде

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел алдыннан Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре «Волонтер» доброволецлар үзәге белән берлектә социаль педагог Наталья Ташлинцева җитәкчелегендә театральләштерелгән тамаша әзерләде.

Әлеге спектакль ведомствоара патронажда торучы гаиләләрдәге балалар, балалар хастаханәсендә дәваланучы балалар өчен күрсәтелде.

Чара Кыш Бабай, персонажлар белән фоторәсемнәр һәм уңай эмоцияләр белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International