Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Совет районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре профилактика системасы органнары белән берлектә Республика махсус гомуми белем мәктәбенә барды.
Балигъ булмаганнар белән белгечләр индивидуаль-профилактик әңгәмә үткәрделәр, аларның яшәү шартлары белән танышты, учреждение администрациясе белән очрашты.
Традиция буенча очрашу ахырында барлык балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.