Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 17нче гыйнварда “Кар бабай белән кышкы уеннар» исемле чара узды.
28 инвалид бала һәм аларның ата-аналары Кар бабай белән рәхәтләнеп кышкы уеннарда катнаштылар.