Татарстанда беренче баласын тапкан 211 яшь әнигә пособие билгеләнгән

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Соңгы мәгълүматлар буенча Татарстанда беренче баласын тапкан 211 яшь әнигә айлык акчалата яңа пособие 2018 елның 1 гыйнварыннан билгеләнгән. 

Татарстан әниләре өчен быел пособие күләме 8490 сум. Бу 2017 елның II кварталында республикада балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы. Әлеге пособие 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын алып кайткан яисә уллыкка алган аналарга бирелә.

Шул ук вакытта программада мәҗбүри шартлар бар. Ана һәм бала Россия Федерациясе гражданнары булырга һәм даими рәвештә илдә яшәргә тиеш.

Гаиләнең җан башына уртача кереме эшкә яраклы кешенең яшәү минимумыннан бер тапкыр ярымнан артмаска тиеш. Ул Татарстанда 2017 елның II кварталында 13 мең 713сум итеп билгеләнгән. Өч кешедән торган гаилә, мәсәлән, әлеге пособиене айлык уртача керем 41 мең 139 сумнан артмаган очракта алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International