Казан шәһәренең Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрергә җыена

2018 елның 20 марты, сишәмбе

22 мартта Казан шәһәр "БИНК" социаль-эш клубы бинасында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Чарада Мәскәү районы 10 оешмасы вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Дәгъва кылучыларга 146 буш эш урыны тәкъдим ителәчәк (шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга 23 эш урыны): каравылчы, зал администраторы, технолог, хисапчы, кондитер, пешекче, фрезеровщик, слесарь-ремонтчы, автомобиль йөртүче, менеджер һәм башкалар.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 10.00 сәгатьтә, Казан ш., ур., Исаева ур., 18 адрес буенча башланачак.

Керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International