Алабугада “Бергә булдырабыз” республика проектына старт бирелде

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Бүген Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Бергә булдырабыз” республика проектын тормышка ашыруга старт бирелде.

Инвалид балалар өчен тернәкләндерү үзәкләрендә матди-техник базасын модернизацияләү буенча проект Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, һәм бала хокуклары буенча вәкаләтле Вәкиле ярдәме белән тормышка ашырыла.

Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстанда 13 тернәкләндерү үзәкләре эшләп килә, аларда тәҗрибәле белгечләр мөмкинлекләре чикле балигъ булмаганнарга педагогик, шулай ук медицина хезмәте күрсәтә. Проектны тормышка ашыру кысаларында җәмәгать оешмалары, волонтерлар берләшмәсе дә җәлеп ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International