Зәйдә вакансияләр ярминкәсе узды

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

24 майда Зәйнең мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе булып узды. Анда «Домкор Индустрия» ҖЧШ,  «ДиаДэнас» ҖЧШ,  «Эссен Продакшен АГ» АҖ, «КАМАЗ»ның кою заводы предприятиеләре эш тәкъдим итте.

Әлеге чарага эш эзләүче гражданнар чакырылган иде, аларга 138 хезмәт урынына 32 вакансия тәкъдим ителде. Ярминкәдә катнашучыларга вахта белән эшкә йөртү системасы, хезмәт шартлары, эшләүчеләргә таләпләр, медицина күзәтүе үтү турында барлык кирәкле мәгълүматлар да бирелде.

 Ә инде тәкъдим ителүче эш урыннары вариантлары туры килмәүчеләргә шәһәр мәшгульлек үзәге базасындагы хезмәт урыннары турында һәм «Работа в России» порталы мөмкинлекләре аңлатылды. 

Ярминкәдә 42 кеше катнашты, шуларның 16сы даими эш урыннарына юлламалар алды. Алга таба да эш урыннары тәкъдим итү дәвам итә, кызыксынучыларның мәшгульлек үзәгенә 8(85558) 7-15-43 телефонына шалтыратулары сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International