Алабуганың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә күчмә офис оештырды. Алар физик мөмкинлекләре чикле балалар (ишетү буенча) мәктәп-интернатында булдылар.
Югары сыйныфларда укучы алты балага һөнәри юнәлеш бирүче тестлар уздырылды. Алар киләчәктә нинди һөнәр сайларга мөмкинлеге аңлатылды. Һәрберсе белән аерым әңгәмәләр үткәрелде. Тест нәтиҗәләрен балалар ата-аналарына да күрсәтәчәк.
Очрашу барышында җитди сөйләшүләр дә алып барылды, ди белгечләр. Соңыннан олы яшьтәге мәктәп укучыларына буклет һәм «Мир занятости» дигән мәгълүмати басма да таратылды.